27 сентябрьдә район мәдәният йорты иҗат төркеме Саба районы Лесхоз авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Өлкәннәр көне декадасы кысаларында, тематик концерт программасы күрсәтеп, декада белән котлап, интернат - йортта яшәүче якташларыбызга бүләкләр һәм чәй өстәленә тәм-томнар тапшырдылар. Очрашу ихлас һәм җылы мөнәсәбәттә үтте .