Кукмара командасы «КЭС-БАСКЕТ» беренче Халыкара Суперкубогында җиңү яулады

2022 елның 30 сентябре, җомга

Иң яхшы биш уенчысы исемлегендә безнекеләрдән Илфар Садертинов һәм Булат Хөрәмшин да бар.

25 сентябрь көнне Мәскәүдә Россия гимны безнең егетләр  – 11 кешедән торган Кукмара баскетбол командасы хөрмәтенә яңгырады. Әле күптән түгел генә Бөтенроссия мәктәп баскетбол Чемпионатының җиңүчеләре, ягъни Россия чемпионнары исемен алган  спортчыларыбыз тагын да югарырак баскычка күтәрелде. Алар, Россия исеменнән чыгыш ясап, үзләрен «КЭС-БАСКЕТ» беренче Халыкара Суперкубокта да иң яхшылар икәнен расладылар һәм Кукмарага җиңү белән кайттылар (тренерлары – Руслан Шәймәрданов, Эдуард Васильев, Альмир Төхвәтуллин).

Халыкара Суперкубокның иң яхшы биш уенчысы исемлегендә безнекеләрдән Илфар Садертинов һәм Булат Хөрәмшин да бар. 

 

Фото: Телеграм-канал @kesbasket

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/kukmara-komandasy-kes-basket-berence-xalykara-superkubogynda-inu-iaulady

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International