«Тылсымлы алтын көз» конкурс-уен программасы

2022 елның 30 сентябре, җомга

 

30 сентябрь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Салават күпере» балалар бакчасының урта һәм өлкән төркеменә йөрүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова «Тылсымлы алтын көз» конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга презентация күрсәтте. Балалар көз һәм яшелчәләр турында табышмакларга җавап бирде, төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International