“Канатлар, тәпиләр һәм койрыклар” экокалейдоскоп

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

5 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә “Росинка” экологик клубының чираттагы дәресе – “Канатлар, тәпиләр һәм койрыклар” дип исемләнгән экокалейдоскоп узды. Китапханәче Рәмзия Гарифуллина балаларга хайваннарның гаҗәеп дөньясы турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнашты, В.Бианки, Б. Житков, Е. Чарушин, Д. Мамин-Сибирякның әсәрләрен искә төшерде. Чара китапларга күзәтү һәм хайваннар турындагы видеороликларны карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International