5 октябрьдә Кукмара муниципаль районы Советының зур залында район Башлыгы Кукмара шәһәренең күпфатирлы йортлары домкомнары белән очрашты.

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

     5 октябрьдә Кукмара муниципаль районы Советының зур залында район Башлыгы Кукмара шәһәренең күпфатирлы йортлары домкомнары белән очрашты. Очрашу барышында Кукмара шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Хәйруллин Ринат Рәфкать улы чыгыш ясады, шулай ук сүзне "Ремстройсервис" идарәче компаниясе директоры Сальманов Раниф Миңнеәппар улына һәм Иҗтимагый совет рәисе Самерханова Раула Сөләйман кызына бирделәр.

     Алга таба очрашу сорау-җавап форматына күчте, анда домкомнар үзләрен кызыксындырган сорауларны халык исеменнән бирә алдылар. Бер генә сорау да җавапсыз калмады, карар өчен вакыт таләп итә торган сораулар контрольгә алынды һәм эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International