Кукмарада мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2022 елның 7 октябре, җомга

Укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район башлыгы Сергей Димитриев район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин котлады.

РайСовет бинасында Халыкара Укытучылар көненә багышланган чара узды.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. Ул район педагогларын һәм укытучыларын бәйрәм белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде. Сергей Димитриев үз чыгышында укытучыларның үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур ролен билгеләп үтте.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин да изге теләкләрен җиткерде.

Соңыннан бүләкләү тантанасы булды, район башлыгы һәм мәгариф идарәсе башлыгы кулыннан күп кенә педагоглар тармак бүләкләренә, Рәхмәт хатларына, грамоталарга лаек булдылар.

Бүләкләнүчеләр исемлеген Nagrazhdaemye сылтамасы буенча карарга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International