Беренче урын иң яхшы сәүдә үзәге һәм бизәлеш өчен бирелгән.
“Казан” Агросәнәгать паркы базасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм “Осталар шәһәре” техник иҗат эшләнмәләренең күргәзмә-ярминкәсе узды. Анда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашты. “Һәр район экспозицион мәйданчык булдырган иде. Халыкка тәкъдим ителгән продукция һәм күргәзмәләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин бәяләде. Ярминкәнең оештырылуын Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов та уңай яктан билгеләп узды. Иң яхшы сәүдә үзәге һәм бизәлеш өчен без күргәзмә-ярминкәдән беренче урын белән кайттык”, - дип хәбәр итте район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kazanda-uzgan-kurgazma-iarminkadan-kukmaralylar-inu-belan-kaitty