Әсән-Елга авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сәламәт булырга теләсәң!” дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар разминка ясадылар, файдалы сорауларга җавап бирделәр, һәр кешенең тормышында сәламәтлекнең мөһимлеге турында уйландылар, “Сәламәтлек дулкынында” китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары «Безгә көчле булып үссен өчен» әдәби-уен сәгатендә катнаштылар.