11 октябрь көнне Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" һәм муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” 9-11 сыйныфлар өчен "Эш-гамәлләребез өчен без җаваплы" тема астында түгәрәк өстәл артында хокукый әңгәмә уткәрелде. Түгәрәк өстәлдә Дәүләт советы депутаты Ратникова Римма Атласовна, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Гаянова Резеда Нурисламовна, "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәре Сәләхетдинова Алсу Мирзахмәт кызы да катнашты. Укучылар хокук бозу төрләре, аның сәбәпләре, юридик җаваплылык төрләре турында фикер алыштылар.