12 октябрьдә "Сөембикә" клубында катнашучылар өчен уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. "Уза гомер" дип аталган тематик сәгать үткәрде. Өлкәннәр үз адресларына бик күп изге сүзләр һәм теләкләр ишеттеләр, күңелле аралашу мөмкинлеге алдылар. Алар кызыклы бәйгеләрдә, викториналарда актив катнаштылар. Мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырлар җырладылар. Кичә җылы һәм бик күңелле узды!