«Китап йорты - китапханә» китапханә дәресе

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

12 октябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасының мәктәпкәчә хәзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова «Китап йорты - китапханә» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар презентация карады, борынгы китапларның нинди булуы, китап бастыруның ничек барлыкка килүе турында белде. Танып-белү викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара «Китапның сихри дөньясы» китап күргәзмәсенә күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International