2022нче елның 11 октябрь көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә Нырья урта мәктәбе базасында Кукмара муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен, мәгариф идарәсе методистлары белән берлектә, метод десант проекты кысаларында күчмә утырыш булды. Директорлар һәм методистлар һәрбер юнәлеш буенча укытучыларның дәресләрендә катнашты. Укыту-тәрбия эшенең торышына ярдәм итү, яңартылган ФДББСын гамәлгә ашыруны күзәтү максатыннан, дәресләрдә функциональ грамоталлыкны кулланылу дәрәҗәсен тикшереп, мәктәп коллективына адреслы ярдәм күрсәтүне оештырдылар. Утырышта катнашучылар һәм мәктәп коллективы түгәрәк өстәл артында мәгарифне үстерүгә һәм тәрбияне оештыру мәсьәләләренә кагылган сорауларга җаваплар эзләделәр. Чара директорларның утырышы белән төгәлләнде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе И.И.Әхмадуллин Нырья урта мәктәбе җитәкчелегенә һәм мәктәп коллективына чараны югары дәрәҗәдә үткәрүләре өчен рәхмәт әйтте, мәгариф оешмасы җитәкчеләре белән алда торган төп мәсьәләләр буенча фикер алышты һәм район мәгарифенең алга таба нәтиҗәле үсеше буенча тәкъдимнәрен бирде