Кукмара мәктәпләре белем бирү сыйфаты буенча милли тикшеренү үтте.

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең боерыгы нигезендә,  Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"  һәм муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” мәктәпләрендә  8 сыйныфларында  белем бирү сыйфаты буенча милли тикшеренү үтте.

Тикшеренүнең максаты-метапредметик уку нәтиҗәләрен бәяләү. Балаларның үз-үзләрен үстерү, бәяләү сәләтен, аларның укуга мотивациясен, социаль һәм шәхесара мөнәсәбәтләрен, шәхси һәм социаль үсеш өчен мөһим булган башка сыйфатларын һәм күнекмәләрен өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International