2022 елның 10 октябреннән 14 октябренә кадәр «Патриот» республика үзәге (Казан шәһәре) базасында, ОБЖ дәресләренең хәрби хезмәте нигезләре буенча әзерләү программасы нигезендә, 10 сыйныф балалары хәрби, строй һәм физик әзерлек теориясен һәм практикасын өйрәнделәр, хәрби устав һәм корал белән таныштылар. Шулай ук медицина һәм РХБЗ әзерлек эшләре үткәрелде. Аеруча игътибар пневматик корал белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары, АК-74 хәрби автомат коралыннан ату буенча күнегүләр башкару кагыйдәләренә бирелде. Хәрби җыеннар нәтиҗәләре буенча 10 нчы сыйныф укучыларының барысы да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр һәм армиягә чакырылуга кадәрге беренче тәҗрибәгә ия булдылар. Һәр укучыга сертификатлар һәм армия билгеләре тапшырылды.