Кукмараның приют балалары Казанда футбол уены карады

2013 елның 16 июле, сишәмбе
“Кояшкай” социаль приютында Казанда узучы Универсиада уңаеннан спорт чаралары атналыгы дәвам итә. Узган атнада приют балалары һәм җитәкчеләре Казанга барып футбол ярышын тамаша кылган булса, бу атнада баскетбол карарга баралар. Шулай ук Универсиада уңаеннан приютта балалар һәм хезмәткәрләр арасында волейбол ярышы узган. Спорт чараларында катнашмаган балалар рус халык әкияте “Василиса Прекрасная” әсәрен яңача сәхнәләштергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International