Тематик сәгать: «Халык җәүһәрләрен кадерләп»

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

17  нче октябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., 2022 ел Русия халлыкларының мәдәни мирас елы кысаларында социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен “Халык җәүһәрләрен кадерләп!” дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрде.  Чара барышында ял итүчеләр татар халкының милли бәйрәмнәре, милли җәүһәрләре һәм аларның тарихы белән таныштылар.Биредә дәваланучылар бишек җырларын җырлап күрсәттеләр,татар халык мәкальләрен, табышмакларын искә төшерделәр,татар шагыйрьләренең шигырьләрен тыңладылар.Әлеге чара ахырында ял итүчеләр бергәләп, татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкардылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International