15 октябрь көнне, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып Бөгелмә шәһәрендә "Милли моң" Россиякүләм мөнәҗәтләләр фестивале үтте.
Әлеге чарада Арпаяз авылы клубыннан Мәликә Мөхәммәтгалиева, Кукмарадан Рафис Шәйдуллин, Зур Сәрдектән Рәмзия Хөсәенова, Байлангар мәдәният йортыннан Минзәлия Аглиуллиналар катнаштылар. Аларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам- мөхтәсибәте Рамил хәзрәт Хөснетдинов тарафыннан әзерләнгән сертификат тапшырылды.