«Туган як сукмаклары» экологик сәяхәт

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрь  көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе узды. Клуб җитәкчесе Рәмзия Гарифуллина «Туган як сукмаклары» дип исемләнгән экологик сәяхәт үткәрде. Чара барышында балалар туган як табигате, үсемлекләр һәм хайваннар төрләре белән танышты, уеннарда һәм конкурсларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү ясау һәм мультфильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International