19 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тармакның барлык хезмәткәрләрен Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды - монда бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. Болар барысы да өстәлдә яңа икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен эшли, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Сергей Дмитриев җитәкчелегендәге Кукмара делегациясе әлеге чарада катнашты.
Ит терлекчелегендә иң яхшы нәтиҗә-Кайбыч районының «Туган як – Агро» ҖЧҖ нән Рәис Гайнетдиновта, Менделеевск районының КФХ «Смирнов» – Марат Кәлимуллинда, Кукмара районының «Восток Агро» ҖЧҖ - Ләйлә Усмановада.