Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Экскурсовод һөнәре»дигән һөнәри юнәлеш бирү буенча чара узган.
Дәреснең максаты - балаларны экскурсовод һөнәре белән таныштыру, туган якны өйрәнү белемнәрен киңәйтү иде.
Дәрес барышында балалар туган якның истәлекле урыннарын төшергән слайдлар белән эшләделәр. Һәр тәрбияләнүче экскурсовод ролендә булды, иптәшләре исә кунаклар булды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Уеннан соң балалар экскурсоводта булырга тиешле шәхес сыйфатлары һәм белемнәре турында сөйләштеләр. Берничә бала киләчәк һөнәрләре –экскурсовод булу дигән нәтиҗәгә килде.
Дәрес ахырында балаларга «Кул чап һәм атла » проблемалы-эзләү уены тәкъдим ителде, анда тәрбияләнүчеләр дөрес җаваплар табарга һәм аны аңлатып бирергә тиеш иде.
Дәрес бик кызыклы үтте, балалар бик күп мәгълүмат белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.