Тиешле ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк.
“Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында районыбыздан мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләренә күчтәнәч пакетлар өләшенә. Аларны әзерләүдә районның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре, дин әхелләре, район халкының өлеше зур булды.“Безнең җирлектән алты ир-егет мобилизацияләнде. Аларның гаиләләре белән аралашып, хәлләрен белешеп торабыз. Егетләр үзләре дә якыннары белән гел элемтәдә булдылар, барып күрешеп кайтучылар да шактый. Якташларның барысына да исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга Ходай насыйп итсен, - диде Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов.
Поч.Кучук авыл җирлегеннән бүгенге көндә җиде ир-егет мобилизацияләнгән.
“Без егетләрнең гаиләләре белән аралашып торабыз, килеп туган проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Җирлеккә сигез авыл керә. Әлеге авылларда яшәүчеләр белән бергә җыелышып, егетләргә ярдәм йөзеннән, барлык кирәк-яракларны тупладык. Аларны бүген Казанга илтеп бирәбез. Роман Назыйров, Раиф Шакировка аеруча зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында исә районнан бирелгән күчтәнәчләрне аларның гаиләләренә өләшеп чыгачакбыз”, - диде җирлек башлыгы Риналь Гыйниятов.
Мобилизацияләнгән, хәрби операцияләрдә катнашучы ир-егетләргә, аларның гаиләләренә тиешле ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-raionynnan-mobilizaciialangan-ir-egetlarnen-gailalarena-kuctanac-paketlar-olasena