21 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангирова белән “Илһам чишмәсеннән ташып чыккан моң” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде . Шагыйрәне күрергә өлкәннәр, урта буын кешеләре, шулай ук яшьләр дә килгән иде. Кичәдә Шәмсия Җиһангированың шигырьләре , җырлары яңгырады.