"Дуслык" мәгариф-сәламәтләндерү үзәгендә сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы булып узды. Безнең район укучылары бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Манзарас урта мәктәбенең 10 класс укучысы Мотыйгуллина И. җиңүче булды. Почкучук урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Захарова Е., Кукмара 3нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мәхмүдова Д. һәм Күп профильле лицей укучысы Зарипова Л. призерлар булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучыларын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз!