2022/2023 уку елына ТР Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе планы нигезендә, 2022 елның 25 октябрендә МББУ «С.А. Әхтәмов исемендэге Манзарас урта мэктэбендэ" аттестация буенча тышкы һәм эчке экспертларны укыту уздырылды. Аттестация экспертларын укытуны педагогика фәннәре кандидаты, «ТР ИРО» ДПОның методик эш үсеше бүлеге башлыгы Мартьянова Ольга Валерьевна үткәрде. Уку темасы: «Гомуми белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча эксперт төркемнәрендә эшләргә белгечләр әзерләү». Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча актуаль мәсьәләләр: норматив документлар, мәҗбүри һәм гариза аттестацияләре аермалары, аттестацияләнүче документларны тутыру, экспертиза үткәрү һәм эксперт бәяләмәсен рәсмиләштерү каралды. Укыту югары оештыру-методик дәрәҗәдә узды!