Кукмара каратистлары республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Ярышларда бөтен республикадан 330га якын спортчы катнашты.

Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы Киокусинкай каратэ буенча ачык балалар фестивале узды. Ярышлар Казан, Түбән Кама, Кукмара, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск, Зәй, Чабаксардан 330га якын катнашучы җыйды.

Кукмарадан «Атлант»яшүсмерләр клубы тренеры Айдар Борһановның шәкертләре катнашты. Балалар югары спорт дәрәҗәсендә чыгыш ясадылар, рухның көчен генә түгел, ә тактик һәм техник әзерлекне дә күрсәттеләр.

Үз категорияләрендә җиңүчеләр булып Ясминә Степанова, Зилия Фәйзрахманова, Тимур Кирилов танылды.

Көмеш медальләрне Йосыф Дәүләтшин, Әмирхан Хәбибуллин, Алена Ильичева, Гүзәл Галиуллина яулады.

Кәрим Хәлиуллин, Алисә Сәйфетдинова, Ролан Гавриленко, Илназ Хаҗиев, Илмир Миңнекаев бронза медальләр яулады.

Шулай ук шәкерт Эльвира Минуллина бу ярышларда судьялыкта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International