Коллектив диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Яр Чаллыда «без бер агач тармагы»Татарстан Республикасы фин-угор халыклары республика фестивале узды.
Кукмара районын фестивальдә мари халык фольклор ансамбле "Кна Вел" тәкъдим итте. Коллектив фестивальдә уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат дипломы, шулай ук кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.