Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 2022 елның 27 октябрендә Кукмара муниципаль районының Олыяз урта мәктәбе укучылары өчен "Цифрлы сәнгать" дигән темага Саннар дәресе узды.
8-9 сыйныф укучылары өчен Саннар дәресен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Беренче урынбасары Залаков Наил Ринат улы үткәрде. Шулай ук дәрестә Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе җитәкчесе Әхмәдуллин Илфат Ильяс улы катнашты.
Наил Ринатович тавыш дулкынын цифрлаштыру процессы, музыка өлкәсендә челтәр технологияләрен куллануның котылгысызлыгы, коллаборатив фильтрлау турында сөйләде. Дәрес балаларда чын кызыксыну уятты, Наил Ринат улына адресланган сораулар күп булды, аларга тулы җаваплар бирде. Сан дәресе югары оештыру дәрәҗәсендә үтте.