2022/2023 уку елына Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә 2022 елның 26 ноябрендә Байлангар урта мәктәбе базасында география укытучыларының район семинар-практикумы булып узды.
Семинар барышында район мәктәпләренең география укытучылары Байлангар урта мәктәбенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Туган якны өйрәнү музеенда белән таныштылар.
Мәгариф идарәсенең өлкән методисты Нәбиев Таһир Газиз улы география дәресләрендә Циффрлы белем бирү эчтәлеге ресурсларын куллану өлкәсендәге яңа тенденцияләр белән таныштырды. География укытучылары Шахмаев М. Н., Нәбиев Т. Г., Бакина Э. Д. коллегалары белән география дәресләрендә циффрлы белем бирү ресурсларын куллану буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. География укытучылары Әфләтунова Ф. М., Елизарова Ч. И., Р. К. Зыятдинова хезмәттәшләрен география буенча эш программасын төзү һәм укыту үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Байлангар урта мәктәбенең география укытучысы Нәҗипова Л. М. ВПРга укучыларны әзерләү буенча эшлекле уен үткәрде. Ядегәр урта мәктәбенең география укытучысы З. Ф. Хаҗиева «Функциональ грамоталылык – мәктәптә географик белем бирүнең сыйфатын күтәрү нигезе " темасына мастер – класс үткәрде.