“Һөнәрләрне беләсезме?” танып-белү уены

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрьдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Миләшкәй» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова “Һөнәрләрне беләсезме?” дип исемләнгән танып-белү уены үткәрде. Ул балаларны төрле һөнәрләр белән таныштырды, Д.Родариның «Һөнәрләр турында» китабыннан өзек укыды. Балалар “Дөресме - юкмы?”, “Һөнәрләр лотосы” дигән дидактик уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм һөнәрләр турында мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International