«Минем әтием – иң яхшысы!»

2022 елның 28 октябре, җомга

Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Минем әтием – иң яхшысы!» дигән тематага рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәнең максаты - әтисенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт традицияләрен саклау, якыннары арасында бердәмлекне үстерү.

Эш башланыр алдыннан балалар: "Нигә әтием иң яхшысы?» дигән сорауга үзләренең фикерләрен әйттеләр . Алар әтиләре, үз һөнәрләре турында сөйләделәр, аралашуның якты мизгелләре белән уртаклаштылар. Безнең тәрбияләнүчеләрнең әтиләренә карата ышанычлылыгы, аларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт сизелүе дә сөендерде.

Барлык эшләр дә якты, матур, тематикага туры килә. Һәрбер рәсем үзенчә кызыклы һәм төрле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International