Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья икмәк көнен бәйрәм итү уңаеннан «Икмәк - барысына да баш»дигән уен - сәяхәт уздырылган.
Сәяхәт вакытында балалар икмәкнең ничек үстерелүен, икмәкнең өстәлгә ничек эләгүен, икмәк җитештерүдә катнашучы кешеләрнең күп хезмәт куюын белделәр. Балалар зур кызыксыну белән икмәк эшләнмәләренең төрлелеген карадылар. Боларның барысын да алар "Бодай башы"рәсемнәрендә сурәтләргә тырыштылар.
Шулай ук балалар табышмаклар чиштеләр, икмәк турында мәкальләр өйрәнделәр.
Сәяхәт ахырында балалар икмәкнең никадәр авыр бирелүен, аны кадерләргә һәм сакларга кирәклеген аңладылар.