Бүген стационар төркем балалары белән «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән профориентация буенча дәрес үткәрелде.

2022 елның 28 октябре, җомга

      Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Бүген стационар төркем балалары белән «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән профориентация буенча дәрес үткәрелде.

      Башта тәрбияләнүчеләр презентация карадылар, ул тернәкләнүчеләрне Кукмара районы уку йортларында алырга мөмкин булган төп һөнәрләр белән таныштырды.

     Аннары тәрбияләнүчеләр «Һөнәр сайлау компосы» метафорик ассоциатив карталары ярдәмендә «Барысын да белергә телим», «Һөнәрләр дөньясына ишекләр» күнегүләрен үтәделәр.

     Мондый дәресләрнең максаты-балаларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү, танып-белү процессларын үстерү, һөнәрләр турында яңа белемнәр алу.

     Һөнәрне дөрес сайлау үзенең иҗади потенциалын тормышка ашырырга, кәефне төшермәскә, үз-үзеңне иртәгәсе көнгә ышанычсызлыктан сакларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International