Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасыннан өч машина гуманитар ярдәм Луганск республикасына кузгалды

2022 елның 28 октябре, җомга

Бу юлы да гуманитар йөк халык ярдәме белән тупланган.

Бүген, җомга намазыннан соң, Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» («Боевое братство») оешмасыннан өч машина гуманитар ярдәм Луганск республикасына кузгалды.

Әлеге республикага бу турыдан-туры киткән икенче рейс. Моңа кадәр егетләр сентябрь ае ахырында ике машинага өч тонна авырлыктагы ярдәм белән Луганска барып кайтканнар иде.

Бу юлы гуманитар ярдәм барлыгы 5500 килограмм җыелган. Бу юлы да гуманитар йөк халык ярдәме белән тупланган. Сарман, Бөгелмә районнарыннан да ярдәм килгән.

 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmaradagy-sugyscan-kardaslek-oesmasynnan-oc-masina-gumanitar-iardam-lugansk-respublikasyna-kuzgald

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International