Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә МАТР юнәлешендәге махсус олимпиада кысаларында «Бөтендөнья гимнастика көне»уздырылган.
Чараның максаты-балаларны гимнастика төрләре белән таныштыру иде.
Социаль хезмәт алучылар гимнастиканың иң танылган төрләренә нәрсә караганын белделәр. Һәм хәзер алар спорт гимнастикасын нәфис гимнастикадан аера алачак. Россия гимнастиканың туган ягы булып тора.
Чара вакытында балалар үзләрен нәфис гимнастиканың барлык юнәлешләрендә дә сынап карадылар. Туп, калфак, сикерү аркан, гимнастик таяк һәм тасма ярдәмендә гимнастик күнегүләр ясадылар.
Чара азагында балалар гимнастиканы җиңел шөгыль дип атап булмый дигән нәтиҗә ясадылар. Спортчылар ныклыкны, пластикны һәм ихтыяр көчен үстерергә тиеш.