Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Иксанова Юлия Сергеевна «Алкогольнең балалар организмына йогынтысы» дигән темага чираттагы «Медицина сәгате»уздырган.
Дәрестә балалар алкогольнең балалар организмына олылар организмына караганда берничә тапкыр көчлерәк йогынты ясавын белде. Бу нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр яшендә эчке органнарның актив үсүе һәм тулаем организм формалашуы белән аңлатыла. Ә алкоголь организмга кечкенә дозаларда да эләккәч, тиз сеңә һәм барлык системаларны һәм органнарны агулый.
Балалар алкоголь һәм сәламәтлек туры килми дигән нәтиҗә ясады. Тән көчле, дөрес үссен өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм күнегүләр ясарга кирәк.
Балалар зур игътибар белән файдалы мәгълүмат тыңладылар һәм медицина хезмәткәренең сорауларына җавап биреп актив катнаштылар.