31 октябрь конне "Психологик-педагогик класс" проекты кысаларында "Кукмара шәһәренең күппрофильле лицееның" 8-9 сыйныф укучылары хезмәттәшлек итү һәм көллият эшчәнлеге белән танышу максатыннан "Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә" булып кайттылар. Дөньяда бердәнбер булган "Әлифба" музеенда булдылар, һөнәри үсеш буенча туган сорауларына җаваплар эзләделәр: "Башлангыч сыйныфларда белем бирү", "Мәктәпкәчә тәрбия", "Мәктәптә музыка фәнен укыту", "Физик тәрбия, спорт һәм фитнес".