Ветераннар командалары арасында Халык бердәмлеге көненә багышланган традицион турнир узды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 6 ноябрендә ветераннар командалары арасында Халык бердәмлеге көненә багышланган традицион турнир узды. Турнирда Сосновка, Арча, Апас, Кукмара, Балтач шәһәрләреннән командалар катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урында – «Балтач» командасы, икенче урында – «Кукмара хоккее ветераннары», беренче урында - «Витязь» Сосновка. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Флорид Хәбибуллин танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International