Әдәби сәгать: “Кояш балкышы”

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

8 нче ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен язучы-прозаик Кояш Закир кызы Тимбикованың  тууына 85 ел тулу уңаеннан “Кояш балкышы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Китапханәче язучы Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр бик теләп Кояш Тимбикованың “Кышларга да бергә керсәк иде!”, “Авылдашлар” шигырьләрен укыдылар. Әлеге шигырьләргә куренекле композиторыбыз Сара Садыйкова, В. Гыйззәтуллина көй яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International