Агымдагы елның 10 ноябрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Бердәм кабул итү узачак. Суд приставлары СВОда катнашучы гражданнарның, хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның туганнарының өлешчә мобилизациясе астына эләгүче башкарма производстволар белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәләр. Кабул итү шулай ук күрсәтелгән категориядәге гражданнарның срогы чыккан бурычларын кайтаруга бәйле кредиторларның мөрәҗәгатьләре буенча да алып барылачак.
Кабул итү 10:00 дән 18:00 гә кадәр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык район бүлекчәләрендә узачак. Район бүлекчәләренең адреслары сайтта «Структура» бүлегендә күрсәтелгән. Моннан тыш, гражданнар консультация сорап Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Яхин ур., 3 й.
Үзең белән паспорт яисә нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.
Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте