Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен ЛФК инструкторы Шакирзянова Г.И. «Войта –терапия Нәрсә ул»дигән темага ата-аналар белән гамәли дәрес үткәрде.
Войта терапия сабыйлар, балалар һәм өлкәннәне дәвалау өчен 1950-1970 елларда профессор Войто тарафыннан эшләнелгән физиотерапия ысулы.
Дәрес «инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы реабилитацияләү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» программасы буенча сатып алынган «Кинезо – Эксперт»ике секцияле массаж өстәлендә уздырыла.
Дәрестә катнашкан ата-аналар «ДЦП, спастик тетрапарез»диагнозы куелган конкрет бала организмына Войта терапиянең үз нәтиҗәләрен ничек күрсәтүен ачык күрә алдылар. Дәрес нәтиҗәсендә бала тәненең аерым өлешләрендә рефлекслар барлыкка килде.
Ата-аналар үткәргән дәрестән канәгать калдылар.