3 ноябрь көнне “Этнографический диктант” халыкара акциясе “Кукмара районының 4 урта мәктәбендә” һәм “Зур Кукмара урта мәктәбендә” офлайн площадкаларда үтте. Диктан язу өчен ике площадка да 100әр кешене катнашу өчен жәлеп итте. Диктант язуда музей хезмәткәрләре, халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре, мәктәп укытучылары, укучылар һәм әти әниләр катнашты. 16 яшькә кадәрге укучылар өчен 20 сораудан торган тестны эшләргә кирәк иде. 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 30 сораулы тестка җаваплар табарга кирәк булды. Акция Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның этнографик белемнәрен тикшерү һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара татулык мәсьәләләренә жәлеп итү максатыннан үткәрелә. Диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелә һәм дөрес итеп җавап биргән очракта катнашучы 100 балл җыя ала. Офлайн площадкаларда организаторлар эшләде. Диктант оешкан төстә үтте. Эшләр тикшерелде, протоколлар тутырылды. Акция әле онлайн форматта 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.