Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дуслык - ныклы, сынмас» дигән конкурс - караоке узган.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

        Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Дуслык - ныклы, сынмас» дигән конкурс - караоке узган.

      Яшүсмерләр танылган җырчылар башкаруында туган як турында җырлар, популяр кинофильмнардан дуслык турында җырлар искә алды.

    Дәреснең максаты яшүсмерләрдә туган як традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт формалаштыру иде.

      Балалар рәхәтләнеп популяр җырлар җырладылар, бер-берсен тыңларга өйрәнделәр, җырларны белү буенча көч сынаштылар. Җырлау балаларда дуслык, аралашу күнекмәләрен, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International