Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узган. Халыклар бердәмлеге көне - иң бай тарихлы бәйрәм.
Балалар шигырьләр сөйләделәр, видеоролик фонында яңгыраган «Минем Россиям» җырын җырладылар, кроссвордны ачуда үз белемнәрен сынадылар, дәүләт бәйрәмнәрен һәм бәйрәм ителгән даталарны искә төшерделәр, мәкальләр ярдәмендә күзаллауларын киңәйттеләр.
Шулай ук илебез территориясендә яшәүче халыкларны искә төшерделәр. Россиянең дәүләт символлары – герб, флаг һәм гимн, аларның һәр граждан өчен бөек әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыттылар.