Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик тәрбия планын гамәлгә ашыру кысаларында, тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган рәсем конкурсы оештырылды.
Конкурс башланыр алдыннан балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, шулай ук законнарның әһәмияте турында кечкенә презентация күрсәтелде. Конституция үсеше этапларын, дәүләт символларының барлыкка килү тарихын, нинди хокуклар һәм бурычларның барлыгы аңлатылды.
Конкурс дустанә атмосферада узды. Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар. Аларның иҗади эше җанлы һәм оригиналь булып чыкты.