07.11.2021 ТР Кукмара муниципаль районында һәр белем бирү оешмасының территориаль урнашуы буенча аттестациягә гариза биргән педагогик хезмәткәрләр өчен һөнәри тест үткәрелде. Район педагогларының югары категориягә уртача баллы – 94, беренче категориягә 91 балл тәшкил итте, бу предмет һәм методик компетенцияләрнең формалашуының югары күрсәткече булып тора.