Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, укучыларның куллану грамоталылыгын арттыруга багышланган программа чараларын үтәү йөзеннән, гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары өчен «кулланучылар хокукларын яклау» темасына Х республика олимпиадасы үткәрде. Х юбилей олимпиадасының соңгы этабы Казан шәһәрендә Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда узды.
Чарада финалга чыккан 60лап катнашучы катнашты. Катнашучылар арасында безнең район вәкиле - 4нче КСШНЫҢ 11нче сыйныф укучысы Закиров Илмир (укытучы - Воронина А.Г.) да бар иде. Тырыш хезмәтләре һәм белемгә омтылышы аркасында Илмир "Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдә казанышлар өчен"номинациясендә призлы урын яулый алды. Илмирны һәм аның укытучысын Анжелика Геннадиевнаны ирешкән нәтиҗәләре белән котлыйбыз.