Тернәкләндерү үзәгендә «Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре» дип исемләнгән дәрес узды.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре» дип исемләнгән дәрес узды.

        Дәреснең  максаты балаларда тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырган предметлар, куркыныч хәлләр  турында күзаллауны  ныгыту иде.

      «Әгәр син өйдә ялгыз калсаң» видеосюжетын караганнан соң, балаларга «Куркыныч чыганаклары»  исемле  уен  тәкъдим ителде, анда тәрбияләнүчеләр билгеле бер ситуацияләргә дөрес җавап бирергә  тиеш  иде.

        Дәрес ахырында балалар « Нәрсә ярый, ярамый» тестын үтәделәр. Балаларга кечкенә текстлар һәм берничә җавап вариантлары бирелде. Тәрбияләнүчеләр үзләре дөрес җавап табарга тиеш иде.

        Дәрес бик кызыклы  үтте, балалар бик күп мәгълүмат белделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International