Йосыпова Дания Хасан кызы  «Яшүсмерләрдә толерантлык һәм фикер йөртү тәрбияләү» темасына дәрес үткәргән.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Йосыпова Дания Хасан кызы  «Яшүсмерләрдә толерантлык һәм фикер йөртү тәрбияләү» темасына дәрес үткәргән.

   Максат: танып белү активлыгын үстерү.

     Бурычлар: яшүсмерләрдә үзләренә, башка кешеләргә карата адекват мөнәсәбәт формалаштыру, тормышка мөнәсәбәт тәрбияләү; хезмәт эшчәнлеге аша үз-үзеңне үстерү кирәклеген тәрбияләү.

     Яшүсмерләр "сыйфатлы тормыш» төшенчәләре белән танышты. Яшүсмерләрдә хезмәткә мотивацияле әзерлек формалаштыру буенча дәресләр һөнәри юнәлеш бирүдә мөһим урын алып тора.

        Әлеге бурыч һөнәри ориентация чаралары белән үз мөмкинлекләре, теләкләре, билгеле бер төр һөнәри эшчәнлеккә мотивлары турындагы күзаллаулар нигезендә хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International