Коррекция төркеме балалары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча "Мавыгуларым дөньясы" дигән дәрес уздырды.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Кукмараның "Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Борковских А.К. ll - коррекция төркеме балалары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча "Мавыгуларым дөньясы" дигән дәрес уздырды.

     Тормышның авыр минутларын яктырттырга ярдәм итүче, табигать дөньясы белән якынайтучы һәр кешенең тормышында мавыгу бар. Дәрес барышында балалар үзләренең "хоббилары" турында сөйләделәр, танылган кешеләрнең мавыгулары белән таныштылар, "Танып бел" уенын уйнадылар. Хобби дөньясына сәяхәтне  алар үз рәсемнәрендә чагылдырдылар.

        Күпчелек кешедә мавыгу киләчәк һөнәренә әверелә. Дәрес барышында балалар тормышны һәм сәламәтлекне җимерә торган зарарлы мавыгулар барлыгын да билгеләп үттеләр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International