Өстәмә белем бирү педагогы Галләмова Әнисә Марсель кызы җитәкчелегендәге «Галактика» балалар иҗаты үзәгенең «Оста куллар» берләшмәсе укучылары махсус операциядә катнашучы һәм уку үзәкләрендә булган хәрби хезмәткәрләр өчен балаклавлар тегәләр. «Ватанны саклаучылар өчен кулларыбыз җылысы» проекты урта һәм өлкән сыйныфларда белем алучы 15 баланы берләштерде. Балаклавлар түгәрәк дәресләре вакытында тегелә. Хәзерге вакытта кайгыртучан балалар куллары белән 10 балаклав әзерләнгән. «Безнең әтиләр, абыйлар, һәм, гомумән, махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем, кайгыртучанлык һәм җылылык тоярга тиеш, бу эш дәвам итәчәк!» - диләр «Оста куллар» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр.